news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әскәр Гатин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең бүгенге тарихына игътибар җитмәвен әйтте

Әскәр Гатин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең бүгенге тарихына игътибар җитмәвен әйтте
Камилә Билалова

Бүген «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә узган «XII Якупов укуларында» ТР Рәисе Администрациясе Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты Гражданлык җәмгыяте институтлары белән багланыш буенча идарәсе Дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Әскәр Гатин мәдрәсәнең бүгенге тарихына игътибар бирергә һәм хезмәтләр бастырырга кирәклеген искәртте.

«Бүгенге көндә мәдрәсәнең тарихы язылмый кала шикелле. Вәлиулла хәзрәт чыгарган китаплар, «Мөхәммәдия» турында язылган төрле-төрле мәкаләләр бар, ләкин туксанынчы елларда Россиядәге иң мәшһүр һәм бүгенге көнгә кадәр иң зур булган уку йортының тарихы әле дә язылмаган. Аерым очрашу оештырып, борынгы түгел, ә бүгенге тарихына багышланган хезмәт әзерләү турында уйларга кирәк. Мин моны биредә әйтәм, чөнки Вәлиулла хәзрәт мәдрәсәнең торгызылуына зур өлеш керткән кеше, һәм, әлбәттә, китапның башында ук язылган шәхес Вәлиулла хәзрәт булачак», – диде ул.

Шулай ук ул мәдрәсәнең архив фондын ныгытырга кирәклеген дә белдерде. «Мәдрәсәнең документлары архивка тапшырылмаса, аларны саклау, куллану бик авырая. Борынгы вакытта «Мөхәммәдия» һәм башка мәдрәсәләрнең архив фондлары булдырылмый калуы тарихи вакыйгалар белән бәйле була. Бүгенге көндә исә мәдрәсәләрнең архив фондын булдыруга бернинди дә каршылык юк. Киресенчә, дәүләт тә, дини оешмалар да, архив хезмәткәрләре дә моны эшләргә әзер», – диде Әскәр Гатин.

Конференциядә катнашучыларны сәламләргә шулай ук Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар конгерссының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов килгән иде.

Конференция барышында кунакларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәмендә төшерелгән «Валиулла Якупов: жизнь и борьба» дип исемләнгән документаль фильм күрсәтелде һәм «Таян Аллаһка!» әдәби бәйгесенә нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләрне бүләкләү оештырылды.

  • Конференция 2012 елны атып үтерелгән танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов хакында истәлекләр белән уртаклашу, аның фәнни һәм дини мирасын өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү максатыннан уздырыла.
  • Җыен Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе тарафыннан оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100