news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әскәр Абдразаков Россия Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет составына керде

Башкорт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Әскәр Абдразаков Россия Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет составына керде. Бу хакта «Башинформ» яза.

РФ мәдәният министры Ольга Любимова тиешле боерыкка 2022 елның 12 декабрендә кул куйган.

Россия Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет составына танылган иҗади шәхесләр, мәдәният оешмалары вәкилләре керә. Әскәр Абдразаков Россия мәдәният хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Башкортстандагы республика оешмасын тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100