Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Асия Гыйззәтуллина Казан зооботаника бакчасы директоры итеп билгеләнде
Казан зооботаника бакчасының яңа директоры итеп Асия Гыйззәтуллина билгеләнде. Моңа кадәр ул «Казан парклары һәм скверлары дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесендә директор урынбасары һәм арт-директор булып эшләгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моңа Казан зооботаника бакчасы директоры вазифасына игълан ителгән бәйге сәбәпче булган. Бәйгене уздыру ихтыяҗы зооботаника бакчасының тарихи территориясен төзекләндерүгә әзерлек этабында мәдәният учреждениесенең идарә командасын көчәйтү зарурлыгы белән бәйле.
Әлеге вазифага теләк белдергән кандидатлар белән беренче очрашу Казан Ратушасында үткән. Чарада зооботаника бакчасын үстерү проектларын җиде конкурсант тәкъдим иткән. Эшләрне Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова җитәкчелегендәге бәйге комиссиясе бәяләгән. Конкурста катнашучылар белән очрашу нәтиҗәләре буенча Асия Гыйззәтуллина дүрт финалист арасына кергән. Ул, зооботаника бакчасының тарихи өлешен һәм Кабан күленең яр буе территорияләрен төзекләндерүгә игътибарны юнәлтеп, зооботаника бакчасын шәһәр халкы ялы өчен күпфункцияле киңлек буларак үстерергә тәкъдим иткән.
«Без 2025 елда директор вазифасына игълан ителгән бәйге нәтиҗәләрен яхшылап өйрәндек. Әлеге вазифага җитәкче җентекләп сайлап алынды һәм нәтиҗә – закончалыклы. Асия Гыйззәтуллина –шәһәрне чын күңелдән яратучы тәҗрибәле белгеч. Ул Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә гади хезмәткәрдән җитәкчегә кадәр юл үткән кеше, бу яңа вазифасы өчен иң яхшы тәҗрибә», - дип сөйләде Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвили.
Аның сүзләренчә, яңа җитәкчегә зур бурычлар куела. Барыннан да элек, зур хуҗалык белән идарә итүне җайга салырга һәм хайваннар кайтартуны оештырырга кирәк. Флора һәм фаунаны карап тоту буенча заманча технологияләр кертү мөһим юнәлеш булачак. Агарту һәм фәнни эшчәнлекне үстерү шулай ук әһәмиятле эш санала: алар зооботаника бакчасының белем бирүдәге ролен көчәйтергә ярдәм итәчәк. Тарихи өлешне төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә: башта архитекторлар һәм галимнәр белән бергә концепция эшләргә, аннары шундый ук проектларның иң яхшы тәҗрибәләрен исәпкә алып техник бирем төзергә туры киләчәк. Гамәлгә ашыру этабында, урынның үзенчәлеген саклап калу өчен, төзелеш эшләрен сак башкару кирәк булачак.
- Казан зооботаника бакчасының тарихы 1806 елдан башлана – аңа Казан университеты каршында ботаника бакчасы буларак профессор Карл Федорович Фукс тарафыннан нигез салына. 1830 елда ботаника бакчасын зурайту өчен Урта Кабан ярында, хәзерге зооботаника бакчасының үзәгенә әйләнгән 6,7 га мәйданлы яр буе участоклары сатып алына. XIX гасыр уртасында ботаника бакчасы илдәге иң зур бакчаларның берсенә әверелә, аның коллекциясендә 4 меңнән артык үсемлек исәпләнә. Зооботаника бакчасы фәнни үзәк булу белән бергә, шәһәр халкы яратып йөри торган ял урынына әйләнә.
- 2019 елда яңарту эшләреннән соң зооботаника бакчасының 6,7 га территориядә урнашкан «Замбези елгасы» дип аталган яңа өлеше ачылды. Ул Африка хайваннарын берләштерә. Хәзерге вакытта бакчаның әлеге өлешендә 400 дән артык хайван яши. Зоопаркның яңа өлеше ел әйләнәсе эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз