news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ашытбаш мәктәбендә әфганчылар көненә багышланган шахмат ярышы җиңүчеләре ачыкланды

Бәйге 18 яшькә кадәргеләр һәм аннан өлкәннәр арасында узды.

Ашытбаш мәктәбендә әфганчылар көненә багышланган шахмат ярышы җиңүчеләре ачыкланды
arskmedia.ru/2019/02/15/ashyitbash-maktabenda-afganchyilar-k-nena-bagyishlangan-shahmat-yaryishyi-uzdyi/

(Арча, 16 февраль, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). 14 февральдә Ашытбаш мәктәбендә Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин призына әфганчылар көненә багышланган шахмат буенча республиканың зона ярышы узды биредә. Ярышларда Арча, Теләче, Балтач, Әтнә районнарыннан килгән 18 ир-егет көч сынашты.

Бәйге 18 яшькә кадәргеләр һәм аннан өлкәннәр арасында узды.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урында Әтнәдән шахмат тренеры Раил Шакиров, 2 урында Ашытбаштан Сөләйман Галиуллин, 3 урында Яңа Кенәрдән Таһир Сәмигуллин.

18 яшькә кадәргеләр арасында җиңүчеләр икесе дә Ашытбаш мәктәбеннән: Вячеслав Гаврилов һәм Алсу Гыйбадуллина.

Ярышларга кадәр Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов мәктәп укучыларына патриотлык темасына ачык дәрес уздырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100