Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ашыгыч ярдәм соң чакырылу сәбәпле, Казанда Израиль туристы вафат булган
Ир-ат инфракт аркасында вафат була.
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Валерия Белова).Израильдән килгән 56 яшьлек турист инфракт аркасында Казан урамында вафат булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.
Чыганак сүзләренчә, ир-атның хәле начарлану белән ашыгыч ярдәм чакырткан булсалар, авыруны коткарып калган булырлар иде.
"Ир-атның кунакхандә вакытта ук хәле начарлана. Шуңа күрә, ул хәле яхшырыр дип, өметләнеп урамга чыга. Ашыгыч ярдәмнең дүрт минут эчендә килеп җитүенә карамастан, табиблар ир-атка ярдәм итәргә өлгермиләр. Медицина хезмәткәрләрен иртәрәк чакырырга кирәк иде", - дип сөйләде чыганак.
Израиль кешесе 2 март көнне Зур Кызыл урамдагы Бакый Урманче исемендәге скверда вафат була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз