Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ашыгыч ярдәм машинасының 80 проценттан артыгы 20 минуттан да соңга калмыйча килә
Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова билгеләп үтүенчә, юл-транспорт һәлакәте вакытында машиналарның 94 проценты 20 минут эчендә килә.
(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Чакырганнан соң ашыгыч ярдәм машинасының 80 проценттан артыгы пациент янына 20 минуттан да соңга калмыйча килә. Ә юл-транспорт һәлакәте вакытында машиналарның 94 проценты шулай ук 20 минут вакыт аралыгында килеп өлгерә. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова чәршәмбе көнне пациентларның бөтенроссия конгрессында җиткергән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Министр 2016 елда 2,5 мең ашыгыч ярдәм машинасы сатып алынуын әйткән. Быел инде 1,4 мең автомобиль сатып алынган.
"Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, илдә ашыгыч ярдәм машинасының 80 проценттан артыгы 20 минуттан соңга калмыйча килә. Юл-транспорт һәлакәте вакытында исә машиналарның 94 проценты 20 минут эчендә килеп җитә”, – дип билгеләп үткән министр.
Сәламәтлек саклау министры 2015 елда ашыгыч ярдәм көтү вакытының канун нигезендә ныгытылуын да искәрткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз