news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгән өчен биш йөртүчегә штраф салынган

Казан Дәүләт автоинспекторлары “Юл бир” кисәтү чарасын үткәрде.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Казанда ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгән йөртүчеләрне ачыклау буенча рейд үткәрелде. Бу турыда шәһәрнең дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Бүген көндез юл полицейскийлары Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре белән бергә “Юл бир” кисәтү чарасы үткәрде.

Хокук саклаучылар утларын һәм сиреналарын кабызган махсус хезмәтләр автомобильләргә юл бирмәүче йөртүчеләргә игътибар иттеләр.

Рейд вакытында биш йөртүче 500әр сум штраф салынган. Ә бер машина белән идарә итүче хатын-кызның автомобиль документлары булмаган.

Казан ЮХИДИе йөртүчеләрне юлда йөрү кагыйдәләренә салкын караулары аркасында махсус хезмәт автомобильләре ашыгыч чакыруларга вакытында барырга һәм ярдәм күрсәтергә соңга калырга мөмкинлеген искәртә.

news_right_1
news_right_2
news_bot