news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр һөнәри осталыкта көч сынашачак

Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, фигуралы хәрәкәтләр белән йөртү һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү осталыгын күрсәтәчәк.

Ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр һөнәри осталыкта көч сынашачак
Рамиль Гали/архив

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда “Ашыгыч ярдәм машинасын иң яхшы йөртүче” шәһәр бәйгесе узачак. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс Татарстанның Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсендә узачак.

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан, бәйге төп кешелек һәм һөнәри сыйфатларга җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Ашыгыч ярдәм хезмәте автомобиле йөртүчесе эше төрле авырлыклар белән бәйле. Пациентка ярдәмнең вакытында күрсәтелүе машина йөртүченең никадәр тиз һәм ипләп йөртә белү осталыгыннан тора. Шуңа күрә бу эш физик чыдамлык сорый.

Конкурс өч этаптан торачак. Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә компьютерда тестлаштыру узачак. Аннары фигуралы хәрәкәтләр белән йөртү һәм юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү осталыгын күрсәтәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100