news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ашыгыч ярдәм хезмәтенә атна дәвамында 7 меңнән артык чакыру килгән

Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5607 Казан кешесе мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 21 август, "Татар-информ") Узган атнада – 14-20 август көннәрендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7379 чакыру килгән, 1466 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” оешмасына сылтама белән Казан мэриясенең рәсми порталы.

Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5607 Казан кешесе мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча – 79 очрак һәм баш миендәге кан әйләнеше бозылу буенча 177 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 86 чакыру килгән.

1110 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт һәлакәте белән бәйле очракларга табиблар 52 тапкыр чакыртылган: аларда 54 кеше зыян күргән, 38 кеше хастаханәгә озатылган, 1 кеше үлгән. Янгын очракларына табиблар 25 тапкыр чакыртылган, җәрәхәт алучылар һәм үлүчеләр юк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot