news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ашыгыч ярдәм бригадалары йөкле хатын-кызлар янына 90 тапкыр барган

Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәм станциясенә 7934 мөрәҗәгать ясалган.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәм станциясенә 7934 мөрәҗәгать ясалган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгының “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ашыгыч ярдәм бригадалары 765 тапкыр җәмәгатьчелек урынына һәм 855 тапкыр бәхетсезлек очраклары булган урынга барган. Шул исәптән, 53 тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә, анда 58 кеше зыян күргән, 29 кеше дәвалау учреждениеләренә озатылган. Ашыгыч ярдәм бригадалары 8 тапкыр янгын булган урынга барган, анда 2 кеше зыян күргән. Йөкле хатын-кызлар янына 90 тапкыр барганнар.
Авырулар буенча 6241 мөрәҗәгать ясалган, аларның 94е кискен миокард инфаркты, 191е - инсульт.

news_right_1
news_right_2
news_bot