news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ашыгыч ярдәм бригадалары инсульт кичергән кешеләр янына 190 тапкыр барган

Узган атнада төрле авырулар буенча 5559 мөрәҗәгать теркәлгән

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәм станциясенә 7364 мөрәҗәгать ясалган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгының “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ашыгыч ярдәм бригадалары 971 тапкыр җәмәгатьчелек урынына һәм 830 тапкыр бәхетсезлек очраклары булган урынга барган. Шул исәптән, 69 тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә, анда 74 кеше зыян күргән, 3 кеше үлгән, 38 кеше дәвалау учреждениеләренә озатылган. Ашыгыч ярдәм бригадалары 5 тапкыр янгын булган урынга барган, анда 9 кеше зыян күргән. Йөкле хатын-кызлар янына 68 тапкыр барганнар.
Авырулар буенча 5559 мөрәҗәгать ясалган, аларның 68е кискен миокард инфаркты, 190ы – инсульт.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100