news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ашыгыч ярдәм бригадалары инсульт кичергән кешеләр янына 174 тапкыр барган

Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәм станциясенә авырулар буенча 5370 мөрәҗәгать ясалган

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәм станциясенә 7 меңгә якын мөрәҗәгать ясалган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгының “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ашыгыч ярдәм бригадалары 900 тапкыр җәмәгатьчелек урынына һәм 838 тапкыр бәхетсезлек очраклары булган урынга барган. Шул исәптән, 52 тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә, анда 70 кеше зыян күргән, 3 кеше үлгән. 34 кеше дәвалау учреждениеләренә озатылган. Ашыгыч ярдәм бригадалары 5 тапкыр янгын булган урынга барган, анда 2 кеше зыян күргән. Йөкле хатын-кызлар янына 81 тапкыр барганнар.
Авырулар буенча 5370 мөрәҗәгать ясалган, аларның 101е кискен миокард инфаркты, 174е – инсульт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100