news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ашыгыч ярдәм бригадалары инсульт кичергән кешеләр янына 150 тапкыр барган

Бер атнада авырулар буенча 6 меңнән артык мөрәҗәгать ясалган

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәм станциясенә 7500дән артык мөрәҗәгать ясалган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгының “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” идарәсендә хәбәр иттеләр.
Аерым алганда, ашыгыч ярдәм бригадалары 790 тапкыр җәмәгатьчелек урынына һәм 749 тапкыр бәхетсезлек очраклары булган урынга барган. Шул исәптән, 43 тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә, анда 39 кеше зыян күргән, 1 кеше үлгән, 20 кеше дәвалау учреждениеләренә озатылган. Ашыгыч ярдәм бригадалары 9 тапкыр янгын булган урынга барган, анда 4 кеше зыян күргән, 1 кешенең гомере өзелгән. Йөкле хатын-кызлар янына 78 тапкыр барганнар.
Авырулар буенча 6 меңнән артык мөрәҗәгать ясалган, аларның 86сы кискен миокард инфаркты, 148е – инсульт.

news_right_1
news_right_2
news_bot