news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ашыгыч медицина ярдәмен камилләштерергә кирәк, дип саный Россия белгече Сергей Багненко

“Халык арасында үлем-китем сәбәпләренең берсе булып җәрәхәтләр тора. Шәһәрләрдә без эшкә сәләтле кешеләрнең - 67,9, трассаларда 78 проц

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанда узган “Бүгенге заманда яшәү иминлеген тәэмин итүдә туган проблемалар: тәҗрибә белән уртаклашу, проблема чишелешләрен табу” халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында “Иминлекнең медицина-биологик аспектлары” темасына үткән секция утырышында Санкт-Петербургның И.Джанелидзе исемендәге кичектергесез ярдәм буенча фәнни-тикшеренү институты директоры, медицина фәннәре докторы Сергей Багненко кичектергесез медицина ярдәмен оештыру принциплары турында сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, халык арасында үлем-китем сәбәпләренең берсе булып җәрәхәтләр тора. Шәһәрләрдә без эшкә сәләтле кешеләрнең - 67,9, трассаларда 78 процентын югалтабыз икән. Җәрәхәтләнүчеләрне дәвалау уңай нәтиҗә бирсен өчен, хастаханәгә кадәр кичектергесез медицина ярдәме хезмәтен камилләштерү - махсус реанимация бригадаларын эшкә җигү, зарар күргәннәрне травма үзәкләренә илтеп яткыру тиешле.
Кешене хастаханәгә яткырганчы, ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен камилләштерү, аерым алганда, бригадаларны чакырулар профильләренә карап җибәрү, ике фельдшердан торган бригадаларны эшкә җигү, “фельдшер-йөртүче”, “санитар-йөртүче” кебек яңа вазифаларны, “ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры” белгечлеген булдыру, эшкә ашыгыч медицина ярдәме буенча белем алган стационар белгечләрен җәлеп итү, кабул итү бүлекләрен кичектергесез медицина ярдәме хезмәтенең кабул итү бүлекләренә үзгәртү максатка ярашлы булыр иде, дип саный Сергей Багненко.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтү хастаханәсе яңа проектны тормышка ашыру зонасы булып тора. Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов сүзләренчә, быел Баулы, Бөгелмә үзәк район хастаханәләрендәге кабул итү бүлекләре үзгәртеп корылачак. Анда М-7 юлында зарар күрүчеләргә махсус ярдәм күрсәтеләчәк дип уйланыла. Алга таба Казан дәүләт медицина университетында кабул итү бүлекләре өчен белгечләрне әзерләү кафедрасы булдыру планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot