news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ашкайнату органнары чире балалар авырулары структурасында беренче урынны алып тора

Ашкайнату органнары чире балалар авырулары структурасында беренче урынны алып тора

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Кичә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсендә балаларның ашау проблемасына кагылышлы “Педиатр көне” дип исемләнгән киңәшмә узды. Анда республиканың танылган галимнәре – профессор С. Мальцев, В. Булатов, медицина университеты һәм академия кафедрасы вәкилләре, Сәламәтлек саклау министрлыгы, республика районнарының төп педиатрлары һәм балалар хастаханәләре һәм сырхауханәләренең төп табиплары катнашты.

Соңгы 5 ел эчендә гастроэнтерологик авырулы балаларның шактый артуы күзәтелә. Ашкайнату органнары чире балалар авырулары структурасында беренче урынны алып тора. Ашказан-эчәк тракты чирләрен төрле сәбәпләр китереп чыгара: ашамлыкка буяу, ароматизаторлар һәм тәмләткечләр кушу, укучыларның кайнар ризыктан мәхрүм булуы, стресс факторларының артуы, халыкның материаль дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле һәм аксым кушылган азыкны кулланмау. Нәкъ менә шушы факторлар унике илле эчәк, ашказаны асты бизе, бавыр авыруларына да китерә.

Киңәшмәдә 3 яшькә кадәр балаларның ашау тәртибенә дә игътибар бирелде. Нәниләр өчен аксым, май, углевод, витамин һәм микроэлементлы ризыкларның нисбәте дөрес булырга тиеш.

Республиканың баш балалар эндокринологы Л. Солтанованың чыгышы кызыклы булды, ул балаларның йододефицит халәтенә басым ясады. Моның белән көрәшүдә Яр Чаллы шәһәре медицина хезмәткәрләре зур көч куя, дип сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100