news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ашхабадта Татарстан Республикасы көннәре башланды

Татарстан сәнгать осталары концерты Музыкантлар сараенда аншлаг белән үткән.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта Татарстан Республикасы көннәре сәнгать осталарының грандиоз концерты белән башланып китте. Музыкантлар сарае залында бер генә буш урын да калмаган иде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов үзенең тәбрикләү сүзендә Төрекмәнстан бәйсезлегенең 25 еллыгы белән котлап, Татарстан халкы исеменнән изге теләкләрен җиткергән.

«Россия һәм Төрекмәнстан арасындагы дуслыкны ныгытуда әлеге концертның да берләштерү куәте булуына ышанам мин. Бүгенге кичә бик матур тәэсирләр генә калдырачак», – дип билгеләп үткән ул. Шулай ук Россия һәм Төрекмәнстан җитәкчелегенә төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә уңай шартлар тудырганнары өчен рәхмәтен җиткергән.

Ашхабадка Татарстаннан әзерләп барган масштаблы концерт программасында танылган башкаручылар һәм коллективлар катнашкан. Алар арасында Гөлнара һәм Рузил Гатиннар, Айгөл Хәйри, Ригина Вәлиева, Руслан Сәйфетдинов, «Артур һәм Марат» дуэты, Раяз Фасыйхов, Марсель Вагыйзов, Айдар Сөләйманов, «Ворожея» ансамбле, «Болгар кызлары» һәм Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле булган.

Ә бүген көндез, ТР Президенты килгәнче, җирле Милли китапханәдә Төрекмәнстан һәм Татарстанның иҗади интеллигенциясе очрашуы булып узган. Биредә урнаштырылган өч экспозиция барысында да яхшы тәэсир калдырган.

Концерт алдыннан Рөстәм Миңнеханов та Милли мәдәни үзәк архитектурасы һәм Төрекмәнстан һәм Татарстан һөнәрчеләре күргәзмәсе белән танышырга өлгергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100