news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ашан” проектлары директоры: “Россия лидерлары” аша Татарстан Президенты резервына кердем

Сергей Хрущев бәйге гранты ярдәмендә Россия Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә укуын дәвам итә.

“Ашан” проектлары директоры: “Россия лидерлары” аша Татарстан Президенты резервына кердем
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Светлана Усольцева). Тормышта нәрсәгәдер ирешергә һәм илгә, үзенә нәрсәдер эшләргә теләгән актив тормыш рәвеше алып баручы җитәкче “Россия лидерлары” кебек бәйгеләрдә катнашырга тиеш. Бу хакта “Татар-информ”га әлеге бәйгенең быелгы финалисты Сергей Хрущев әйтте.

Агентлык әңгәмәдәше бәйге аның тормышын үзгәртүен әйтте. “Элек мин супермаркет директоры идем, хәзер проект буенча директор булып эшлим. Шулай ук бәйге ярдәмендә Татарстан Президенты резервы составына кердем. Мәскәүгә күчү сәбәпле генә аннан чыктым”, - диде ул.

“Россия лидерлары” бәйгесе ярдәмендә төрле юнәлештә күп мәгълүмат алдым. Минем өчен бәйге биргән иң зур мөмкинлек – Россия Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә (РАНХ и ГС) укуымны дәвам итү”, - дип өстәде конкурсант.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100