news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады

Соңгы елларда булган вакыйгалар массакүләм аң формалаштыруда, иҗтимагый тотрыклылык һәм тынычлыкны тәэмин итүдә гаммәви мәгълүмат чараларының роле никадәр зур икәнлеген күрсәтте. ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ Директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевкә ТР Матбугаты көне уңаеннан юлланган котлау телеграммасында шулай дип белдерде.

«Гаммәви мәгълүмат чараларын тикмәгә генә дүртенче хакимият дип атамыйлар, һәм соңгы елларда булган вакыйгалар массакүләм аң формалаштыруда, гражданнарны агартуда стратегик дәүләт бурычларын хәл итүдә, иҗтимагый тотрыклылык һәм тынычлыкны тәэмин итүдә аларның роле никадәр зур икәнлеген тагын бер тапкыр күрсәтте. Һөнәри осталыгыгыз, сайлаган һөнәрегезгә тугры һәм иҗади мөнәсәбәтегез, Татарстан һәм илнең киләчәге өчен җаваплылык хисе республика журналистика корпусы эшчәнлегенең нигезе булсын, тиңдәшсез глобаль сынаулар алдында аның күпкырлы эшчәнлегенең тулы һәм объектив картинасын формалаштыруга, гражданнар арасындагы бердәмлекне ныгытуга хезмәт итсен», - диелә хәбәрдә.

Әсгать Сәфәров гаммәви мәгълүмат чаралары ветераннары һәм «Татмедиа»ның барлык хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, оптимизм, иҗат шатлыгы теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100