news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров: Хакимият органнарының социаль челтәрләрдә эше формаль булырга тиеш түгел

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров хакимият органнарының социаль челтәрләрдәге эшенең формаль булырга тиеш түгеллеген билгеләп узды. Бу хакта ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында әйтте.

«Бүген хакимият органнары - мәгълүмати сәясәтнең тулы канлы субъекты. Халыкка эшчәнлек турында сөйләү кирәк. 1 декабрьдән дәүләт, муниципаль хакимият органнарының социаль челтәрләрдә рәсми битләр алып бара башлавы мәҗбүри булды. Бу эш формаль булырга тиеш түгел, кулланучылар белән кире элемтә, мөрәҗәгатьләрне вакытында карарга кирәк», - диде Әсгать Сәфәров.

Аның сүзләренчә, җитәкчеләрнең, министрларның, муниципаль берәмлек башлыкларының медиакырда шәхсән күренүләренең мөһимлеге арта. «Һаман да күбрәк кешеләргә ышанабыз, ә буш текстка түгел. Челтәрдә җитәкче, ул - хәзер имидж кына түгел, халык белән коммуникацион канал да», - дип белдерде Сәфәров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100