news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әсгать Сәфәров: Ренат Тимерҗанов гомере буе гаделсезлек белән көрәште

Әсгать Сәфәров: Ренат Тимерҗанов гомере буе гаделсезлек белән көрәште

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә 71 яшендә вафат булган Ренат Тимерҗанов белән хушлашырга килде. Хушлашу мәрасиме ТР Эчке эшләр министрлыгы Мәдәни үзәгендә узды.

«Генерал Тимерҗановның бөтен тормышы - Ватанына, туган республикасына, законга, кешеләргә хезмәт итү, дөреслек һәм гаделлек өчен көрәштән гыйбарәт булды. Ул физкультура укытучысыннан башлап Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор, кече лейтенанттан алып полиция генералына кадәр озын юл узды. Ул гомере буе гаделсезлек белән көрәште», - диде Әсгать Сәфәров.

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Ренат Тимерҗановка намуслылык һәм әдәплелек кебек сыйфатлар хас булуын билгеләп үтте.

«Ул һәрвакыт дошман юк ителергә тиеш дип саный иде. Ренат Зәкиевич кебек шәхес ярдәмендә ул чорда җинаятьчел төркемнәр дә, бандалар да тиешле җәзасын алды. Моңа ниләр бәрабәренә ирешелгәнен мин һәм ул вакытта аның янында булган кешеләр генә беләдер, мөгаен. Тәүлек буе эштә булу, йокысыз төннәр, даими стресс аның сәламәтлегенә йогынты ясамый калмагандыр, әлбәттә», – дип өстәде ул.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, соңгы елларда ул ТР Премьер-министрының махсус хәрби операция зонасында Татарстан Республикасы бүлекчәләренә кураторлык итүче ярдәмчесе вазифасын биләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot