news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров: Узган елда чын мәгълүмати сугышка юлыктык

Россия 2022 елда чын мәгълүмати сугышка юлыкты: тышкы көчләр халык арасында шөбһә һәм хафа тудырырга тырышты, ләкин халыкка бу басымга бирешмәскә ярдәм итүдә массакүләм мәгълүмат чараларының роле зур булды.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында шул хакта әйтте.

«Узган ел мәгълүмати киңлекнең эш кагыйдәләрен тулысынча үзгәртте. Россиягә зур басым ясалды. Чын мәгълүмати сугыш белән очраштык. Безгә дустанә булмаган илләр ялган мәгълүмат, халык арасында курку, шик тарату максатын куйды. Бу эшләре барып чыкмады дип төгәл әйтә алабыз. Бу коллегиядә катнашучыларның тырышлык нәтиҗәсе булып тора», - дип мөрәҗәгать итте Әсгать Сәфәров каләм әһелләренә.

Ул ялган мәгълүматка каршы торуда журналистларның профессиональлеге, оперативлыгы, дөрес мәгълүмат җиткерүе зур роль уйнавын билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100