news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров «Теләкләр чыршысы»нда катнашучы балаларның Яңа ел хыялын тормышка ашырачак

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия Яңа ел чарасында катнашты. Ул чыршыдан открыткалар алды, аларда «Теләкләр чыршысы»нда катнашучы балаларның Яңа ел теләге язылган, дип хәбәр итте Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.

Әтнә районыннан 9 яшьлек Арина яңа елда сюрприз бүләк алырга тели. Кыз шигырьләр укырга, рәсем ясарга ярата. Казаннан 8 яшьлек Варвара республика башкаласындагы балалар радиосы студиясенә экскурсиягә барырга хыяллана. Кыз йөзү, музыка белән шөгыльләнә. Республиканың Спас районыннан 10 яшьлек Егор дельфиннар белән йөзү турында хыяллана.

Казаннан 14 яшьлек Владимир да сюрприз бүләк алырга хыяллана. Яшүсмер рәсем ясарга ярата, күп вакытын классик һәм рухи музыкага багышлый. Әгерҗе районыннан 12 яшьлек Станислав бокс грушасы һәм перчаткалар турында хыяллана. Малай спорт белән мавыга һәм абыйлары һәм апалары белән уйнарга ярата, гаиләдә 9 бала үсә.

Чаллыдан 10 яшьлек Вероника туристлар чатыры турында хыяллана. Казаннан 5 яшьлек Рамазан яңа елда бүләккә дача спорт комплексы алырга хыяллана. Малай спорт дәресләренә йөри, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100