news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров «Татмедиа»ны Татарстан матбугаты көне белән котлады

Әсгать Сәфәров «Татмедиа»ны Татарстан матбугаты көне белән котлады
Татар-информ

Татарстан матбугаты көне – данлы традицияләргә һәм үз эшеңә тугрылык билгесе. Бу көн республика өчен 1905 елда беренче милли басма чыгу белән истәлекле. Бу хакта Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе – «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров әйтте.

«Журналистлар даирәсе өчен бу бәйрәм бүген дә һөнәри традицияләргә һәм үз һөнәреңә ихлас тугрылык, актив гражданлык позициясе билгесе булып кала. Татарстан матбугаты вәкилләре моны көндәлек эшләре, аудитория белән бәйләнешнең яңа формаларын һәм модельләрен эзләү һәм әлбәттә, профессиядә шәхси уңышлары белән дәлилләп тора. Аларны без ел саен «Бәллүр каләм» республика бәйгесендә билгеләп үтәбез», – диелә котлауда.

Йомгаклап, Әсгать Сәфәров ветераннарга һәм «Татмедиа» хезмәткәрләренә сәламәтлек, күтәренке рух һәм мөмкин кадәр күбрәк позитив яңалыклар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100