Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әсгать Сәфәров «Татмедиа» коллективын холдингка нигез салынуга 18 ел тулу белән котлады
Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» АҖ коллективын һәм ветераннарын холдингка нигез салынуга 18 ел тулу белән котлады.
«Үз эшеңә чын күңелдән бирелгәнлек, актив гражданлык позициясе - «Татмедиа» редакциясен һәрвакыт менә шулар аерып тора. Шул ук вакытта холдинг стратегиясе – аудиторияне максималь колачлау. Моның өчен цифрлы трансформация процессларының мөмкинлекләре файдаланыла: онлайн-мохитне үзләштерү, заманча контент җитештерү, социаль челтәрләрдә эшләү, ясалма интеллект кертү – болар барысы да хезмәткәрләргә иҗади эшләрендә ярдәм итүгә юнәлдерелгән», – диелә котлауда.
Сәфәров искә төшергәнчә, «Татмедиа» цифрлы кадрлар әзерли, шулай ук холдинг тарафыннан нейрочелтәрләр белән эшләүнең төп юнәлешләре, инфографика һәм видео җитештерү буенча онлайн-курслар алып барыла.
«Холдинг, республикада яшәүче һәр кешегә барып җитү өчен, киләчәкне цифрлы форматларның актив үсешендә күрә», – дип өстәде ул.
ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе ассызыклаганча, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында «Татмедиа» редакциясе махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләрнең рухын саклауга зур өлеш кертә, шулай ук аларның гаиләләренә игътибар бирә, гуманитар ярдәм җыю турында сөйли һәм үзләре бу акцияләрдә катнаша.
«Холдингның барлык хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, оптимизм, яхшы хәбәрләр һәм җәмгыятькә хезмәт итү өчен команда рухы телим!» – дип йомгаклады Сәфәров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз