news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров: «Татмедиа» агентлыгын булдыру мөһим һәм вакытлы эш булды

ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров фикеренчә, «Татмедиа» агентлыгын булдыру мөһим һәм вакытлы эш булды.

«Быел «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына 20 ел тула. Мин бөтен коллективны шушы дата белән тәбриклим. Бүген без әйтә алабыз: агентлык булдыру мөһим һәм вакытлы эш булды. Минтимер Шәриповичның бу карарының мөһимлеген еллар исбатлады», - диде Әсгать Сәфәров «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында.

Ул бүген «Татмедиа» алдында яңа каршылыклар тууын, яңа бурычлар торуын искәртте. «Тармак хезмәткәрләренә иҗади уңышлар теләп калабыз. Заманча коммуникациядә республика читендә үзеңне күрсәтү мөһим, ләкин татарстанлыларга сакчыл мөнәсәбәт, аларның ышанычын аклау тагын да мөһимрәк. Булган вакыйгаларга тирәннән карау кирәк, бурычлар хәл ителешенә креатив карарга, яңа эш шартларында эшләргә әзер тору кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Сәфәров журналистларга.

Ул былтыр Идел буе Болгарында Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү, «Казан - Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы» вакыйгалары һәм башка чараларны яктырткан өчен журналистларга рәхмәтен җиткерде.

Әсгать Сәфәров быел да мөһим чаралар узачагын искәртте. «Ислам илләре арасында беренче хоккей турниры узды. Махсус Олимпиада Бердәм кышкы уеннары старт алды. Февраль аенда Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар узачак. Май аенда «Россия - ислам дөньясы» халыкара икътисади форумы «Казан форум» исеме астында яңа статуста узачак. 2023 елда Казан дини семинариясенең 300 еллыгы», - дип санап узды.

«Бу вакыйгаларны тулы күләмле итеп яктырту, безнең илне аерып карарга һәм халыкара багланышлар процессларыннан чыгарырга ярамаганлыгын бөтен дөньяга тагын бер тапкыр дәлилләргә тиеш», - диде Әсгать Сәфәров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100