news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әсгать Сәфәров СССР эчке эшләр министры Николай Щелоковны искә алды

Әсгать Сәфәров СССР эчке эшләр министры Николай Щелоковны искә алды
Фото: zvezda-r.ru

Мәскәүдә күренекле дәүләт эшлеклесе – СССР эчке эшләр министры, армия генералы Николай Анисимович Щелоков каберенә чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров та катнашты. Бу хакта «Звезда» үзәге төбәк иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.

Чәчәкләр салуда шулай ук Россия Герое, Россиянең элеккеге эчке эшләр министры Владимир Рушайло, БДБ илләре Генераль прокурорлары координация советы башкарма секретаре Юрий Жданов, «Звезда» үзәге идарәсе рәисе Максим Брежнев, һәйкәлнең авторы - скульптор Захар Карамян катнашты.

СССР Эчке эшләр министрлыгы системасын үзгәртеп коруда төп рольне уйнаган Николай Анисимович Щелоков турында истәлек тарихта гына түгел, бер ел элек куелган мемориалда да саклана. Владимир Рушайло инициативасы белән җимерелеп барган каберлекне торгызу эшләре башланды. Ел дәвамында мемориаль плитә яңартылды, территория тәртипкә китерелде, сукмаклар һәм кабергә килә торган юллар төзекләндерелде. Барлык эшләр дә Юрий Николаевич Жданов, шулай ук Николай Анисимовичның оныгы Полина Калюжнаяның актив катнашында башкарылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot