Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әсгать Сәфәров: Россияне төрле елларда саклаган геройлар турында хәтерләү мөһим
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Россияне төрле тарихи чорларда саклаган геройлар турында истәлекне хәтерләү мөһим. Бу хакта бүген Буа муниципаль районы Советының 2024 елдагы социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турында утырышында Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«Бөек Ватан сугышы елларында, Әфганстан, Чечня, махсус хәрби операция зонасында илебезне саклаган геройлар турында истәлекне саклау мөһим. Алар үрнәгендә яшьләрне ватанпәрвәрлек, туган ил тарихына, Ватанны саклаучыларның каһарманлыгына карата хөрмәт рухында тәрбияләргә кирәк», - диде ул.
Әсгать Сәфәров билгеләп үткәнчә, Буа районында тугыз кеше «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медаленә лаек булды. Шул исәптән, 105 һәм 98 яшьлек ике фронтовик, шулай ук тыл хезмәтчәннәре бүләкләнде.
ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә бөтен ил өчен төп бурыч – махсус хәрби операцияне уңышлы тәмамлау. «Меңләгән егетләребез махсус операция зонасында Туган ил өчен, аның суверенитеты, иминлеге, киләчәге өчен көрәшә», – дип билгеләде ул.
Әсгать Сәфәров әйтүенчә, Татарстанда хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү юнәлешендә зур эш алып барыла. Махсус хәрби операция зонасына, Луганск Халык Республикасы (биредә Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре урнашкан) халкы өчен гуманитар йөкләр формалаштырыла. Моннан тыш, федераль, төбәк һәм муниципаль ярдәм чаралары гамәлдә.
«Атна саен диярлек махсус операция зонасында республика дәүләт бүләкләрен тапшыру турында документлар әзерлибез», - дип дәвам итте ул.
Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе бүген «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика кадрлар проекты эшли башлавын әйтте. Проект Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла. Ул «Геройлар вакыты» федераль программасының аналогы. Программаның максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларны киләчәктә хакимият органнарында һәм дәүләт компанияләрендә эшләү өчен һөнәри әзерләү, дип ачыклык кертте Әсгать Сәфәров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз