Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әсгать Сәфәров пилотсыз очу аппаратларын видеога төшереп таратуны җавапсызлык дип атады

Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында пилотсыз очу аппаратларын видеога төшереп, социаль челтәрләрдә таратуны җавапсызлык дип әйтте.
«Заводларда техник яктырту җиһазларын да фотога төшереп, «янгын чыккан» дип язып, социаль челтәрләрдә тараталар. Теләсә кайсы мәгълүматны социаль челтәрләрдә чыгарганчы бу мәгълүмат кемгә ярдәм итәчәк, кешеләргә ничек йогынты ясаячак, җәмгыять өчен куркынычмы-юкмы, дигән сорау бирү мөһим. Моңа җаваплы карагыз», - дип ассызыклады Әсгать Сәфәров.
Аның әйтүенчә, социаль челтәрләрдә таралган мондый язмалар дошманга ярдәм итә, кешеләрнең тормышын куркыныч астына куя һәм республика инфраструктурасына куркыныч тудыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз