news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров: Милли журналистика туган телне саклау юнәлешенә һәрвакыт тугры калды

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров милли журналистиканың туган телне саклауда ролен билгеләп узды.

«Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында 100 елдан тарихы булган милли журналистика турында да әйтеп узарга кирәк. Ул һәрчак төп юнәлешенә - мәдәни гореф-гадәтләрне һәм туган телне саклауга тугры калды. Иң мөһиме - кыенлыкларга карамастан, милли басмалар үз эшен дәвам итә», - диде ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында.

Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты карары нигезендә, 2023 ел милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителгәнен искәртте. «Этник һәм дини күптөрлелек, традицион кыймәтләргә таяну барлык чараларда Россия җәмгыятенең тотрыклы нигезе булды. Массакүләм мәгълүмат чараларының мөһим бурычы - милләтара һәм динара хезмәттәшлекне ныгыту ярдәм итү», - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100