news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров массакүләм мәгълүмат чаралары өстенлек бирергә тиешле темаларны әйтте

Массакүләм мәгълүмат чаралары бурычларына бүгенге шартларда халыкка мәгълүмат җиткерү генә түгел, патриотизмны үстерү, җәмгыятьне ныгыту да керә. ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында журналистлар алдында шундый бурычлар куйды.

«Автор материаллары патриотизм үсешенә һәм җәмгыятьнең берлеген ныгытуга юнәлеш тотарга тиеш. Хәрби дан, Бөек Ватан сугышында Җиңү, махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгы, хәрбиләргә ярдәм итүчеләр - волонтерлар, эшмәкәрләр, иҗтимагый оешмаларның, гади гражданнарның эшчәнлеге белән бәйле темаларга аеруча игътибар юнәлтү мөһим», - дип мөрәҗәгать итте Әсгать Сәфәров.

«Яшьләр сәясәте өлкәсе, балалар хәрәкәте, «Созвездие-Йолдызлык» оешмасы эшчәнлеге, талантлы яшьләргә ярдәм итү, федераль һәм республика чараларын мәгълүмати яктырту мөһим. Татарстан сәләтле һәм ярдәмчел кешеләргә бик бай. Алар турында сөйләргә лаеклы шәхесләр күп безнең», - диде Президент Аппараты җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100