Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әсгать Сәфәров: Массакүләм мәгълүмат чаралары бурычы - вазгыятьне какшатуга каршы тору
Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров РФ Президентын сайлау алдыннан массакүләм мәгълүмат чараларының бурычы - вазгыятьне какшату, коткы таратуга омтылышларга каршы тору булуын ассызыклады. «Татарстан гына түгел, бөтен Россия журналистларының мобилизациясе мөһим», – диде ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясендә.
«Ай ярымнан РФ Президентын сайлау узачак. Бу мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга. Ышанам: республикада яшәүчеләр актив гражданлык позициясен күрсәтеп, көчле лидерны сайлаячак. Безнең оппонентларның игътибары сайлау кампаниясенә юнәлгән. Көнбатыш көчләренең төп максаты – сайлауларны дискредитацияләү», – дип Әсгать Сәфәров илнең мәгълүмати куркынычсызлыгы, халкының иминлеге журналистларга, аларның каршылыкларга нык тора белүенә бәйле булуын искәртте.
Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе быел ТР Дәүләт Советына сайлау узачагын әйтте. «Тармак вәкилләренең төп бурычы - сайлауларны киңкүләм яктырту», – диде. Ул, шулай ук, KazanForum, БРИКС Уеннары һәм башка халыкара чаралар көтеләчәген искәртте.
«Без Президентыбыз Владимир Путинга безнең республикага күрсәтелгән ышанычы өчен рәхмәтле булырга тиеш. Безнең ил өчен мөһим чаралар Татарстан тарихы үсешендә үз эзен калдырыр дип ышанам», – диде Сәфәров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз