news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров «Кара урман» хәрби драмасын премьера алдыннан күрсәтүгә килгән

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Казанда узган «Кара урман» хәрби драмасын премьера алдыннан күрсәтүгә килгән. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фильм чын вакыйгаларга нигезләнгән. Картинаның төп сюжет линиясе татар әдәбияты классигы Муса Җәлил язмышы белән үрелеп бара.

Шагыйрь Муса Җәлил Кызыл армиягә 1941 елда чакырыла. 1942 елның июнендә ул авыр яралана һәм әсирлеккә эләгә. Яшерен төркем эшчәнлегендә актив катнаша, нацистларга каршы шартлату эше алып бара. 1944 елның августында ун иптәше белән бергә Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә. Үлгәннән соң, 1956 елда, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100