Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әсгать Сәфәров: чын журналистика ул - сенсацияләр артыннан куу түгел, ә җаваплылык
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. Аның әйтүенчә, медиа тармак чынбарлыкны формалаштыруда төп роль уйный, массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан мәгълүмат җәмгыятькә көчле йогынты ясау коралына әверелә.
«Һәм монда нәтиҗә бер: чын журналистика ул — сенсацияләр артыннан куу түгел, ә җәмгыять алдында җаваплылык. Без сезнең белән катлаулы вакытта яшибез, һәм мәгълүмати һөҗүмнәр физик һөҗүмнәргә караганда азрак зыян китерми. Ялган мәгълүмат, фейклар, паника — болар барысы да безнең дошман кулындагы корал була ала. Һәм нәкъ менә медиа өлкәнең бурычы - кешеләрне акланмаган куркыныч тудыра торган әйберләрдән саклаучы фильтр булдыру. Шуңа күрә массакүләм мәгълүмат чаралары, телеграм-каналлар, контентның барлык авторлары принципка иярергә, оператив мәгълүмат бирергә тиеш, әмма коткы таратмаска һәм объективлыкны сакларга тиеш», — дип белдерде Әсгать Сәфәров.
Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе пилотсыз очу аппаратларының очып төшүен видеога төшерү һәм заводларда техник яктыртуны янгын дип кабул итеп, шуны фотога төшереп чыгарып таратуны җавапсызлык дип саный.
«Бу юл кешеләрнең тормышын куркыныч астына куя торган, бөтен инфраструктурабызга куркыныч тудыра. Нәрсәне дә булса интернетта чыгарганчы, бу мәгълүмат кемгә ярдәм итәчәк, бу кешеләргә ничек йогынты ясаячак, җәмгыять өчен куркынычсызмы дигән сорау бирү мөһим. Дөреслек яклы булыгыз, моны җаваплылык һәм кешеләр турында кайгыртучанлык белән эшләгез», — дип йомгаклады Әсгать Сәфәров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз