news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әсгать Сәфәров Бөгелмә районын юлларда аварияләр күп булган өчен тәнкыйтьләде

Бөгелмә районы җитәкчелегенә юллардагы аварияләр проблемасына аерым игътибар бирергә кирәк. Ел башыннан бирле биредә юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә, алар арасында кеше үлеменә китергәннәре дә бар, дип белдерде ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров муниципалитет Советы утырышында.

«Без хәтта быел да аварияләрнең саны артуын күрәбез. Районда алты юл һәлакәте теркәлгән инде, аларда биш кеше һәлак булган. ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан бу мәсьәләдә кабул ителгән барлык карарларның үтәлешен тәэмин итүегезне сорыйм», - дип белдерде Сәфәров.

Ул Бөгелмәнең ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм республика Министрлар Кабинетының уртак утырышында юл-транспорт һәлакәтләре ягыннан Татарстанның барлык муниципалитетлары арасында иң нык тәнкыйтьләнгән районнарның берсе булуын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot