news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әсгать Сәфәров «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы җиңүчеләре өчен остаз булды

Әсгать Сәфәров «Батырлар. Татарстан Геройлары»  программасы җиңүчеләре өчен остаз булды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының җиңүчеләре белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә Татарстан лидерының матбугат хезмәте.

Сәфәров белән әңгәмә вакытында сайлап алу конкурсында җиңүчеләр Артем Альмишев һәм Әнвәр Мөхәммәтҗанов укудан нәрсә көтүләре турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү проектларында катнашырга теләк белдерде. Әсгать Сәфәров аларга белем бирү программасын үзләштерүдә уңышлар теләде һәм республика Рәисе администрациясендә стажировка узарга чакырды. Мондый очрашуларны даими рәвештә үткәрергә ниятлиләр.

Матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында җиңүчеләрнең остазлары белән үзара бәйләнеше – 500дән артык академик сәгатьне үз эченә алган һөнәри яңадан әзерлек курсының төп элементы. Программа дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә белем һәм күнекмәләр алуга юнәлдерелгән.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов программада катнашучы 45 кешенең һәркайсына республика Хөкүмәте әгъзалары һәм муниципалитет башлыклары арасыннан шәхси остаз билгеләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot