Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Асфальтта аңсыз яткан хатын-кызның башына типкән ир-ат тоткарланган
Полиция күп фатирлы йорт янында хатын-кызны каты кыйнаган ир-атны тоткарлаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, вакыйга 5 июньдә Зәйнең Никифоров урамында булган.
Гадәттән тыш хәл видеокүзәтү камерасы объективына эләккән. Язмада күренгәнчә, ир-ат подъезддан аңсыз хатын-кызны сөйрәп чыгарган, аны асфальтка ыргыткан һәм үтеп баручылар күз алдында аның башына типкән.
«Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, ир-ат тоткарланган. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз