news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Асарьле тарих» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде

«Асарьле тарих» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты белән берлектә «Асарьле тарих» Бөтенроссия бәйгесен уздырды. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Без тарихта эзлебез, әсәрлебез!» дигән сүзләре астында үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә Россия Федерациясенең белем бирү оешмаларында укучы V-XI сыйныф укучылары катнашты. Аның максаты – татар халкының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру, шулай ук укучыларның фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү.

Катнашучылар түбәндәге юнәлешләрнең берсе буенча проект яки фәнни-тикшеренү эше тәкъдим итте:

*архитектура һәм монументаль сәнгать;

*язма истәлекләр һәм тарихи чыганаклар;

*археологик истәлекләр һәм чыганаклар;

*декоратив-гамәли сәнгать;

*халык авыз иҗаты үрнәкләре;

*төбәкнең күренекле шәхесләре тормышы һәм эшчәнлеге.

Оештыру комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән барлыгы 53 гариза кабул ителде.

Бәйгедә Татарстанның Түбән Кама, Балык Бистәсе, Актаныш, Биектау, Чистай, Баулы, Лениногорск, Саба, Алабуга, Әлмәт, Сарман, Бөгелмә, Яшел Үзән, Менделеевск, Балтач районнары, Казан шәһәре, Чиләбе, Ульяновск, Волгоград, Калининград, Свердловск, Самара, Пенза, Оренбург өлкәләре, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Чувашия республикалары, Ямал-Ненец автономияле округы белем бирү оешмалары укучылары актив катнашты.

Жюри әгъзалары бәйгенең җиңүчеләрен билгеләде.

Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары укучылары арасында:

I урын – Рамил Яппаров (Татарстанның Балтач районы);

II урын – Илназ Усманов (Татарстанның Саба районы);

III урын – Сабир Хәбибуллин (Татарстанның Әлмәт районы);

Диана Ризатдинова (Татарстанның Сарман районы) һәм Сәет Хәбибуллин (Татарстанның Лениногорск районы) лауреат исеменә лаек булды.

Россия Федерациясенең башка төбәкләрендәге катнашучылар арасында:

I урын – Эмиль Садыйков (Чиләбе өлкәсе);

II урын – Милена Мөхәммәтҗанова (Свердловск өлкәсе);

II урын – Глафира Терентьева (Калининград өлкәсе);

Зәлия Хатиуллина (Марий Эл Республикасы) һәм Айшә Баишева (Пенза өлкәсе) лауреат исеменә лаек булды.

Дипломнар һәм катнашучы сертификатлары электрон почта адресларына быелның 26 ноябренә кадәр җибәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot