news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әсән-Елга авылы мәчетендә төзекләндерү эшләре дәвам итә

Кукмара районы Әсән-Елга авылына пресс-тур үткәрелде. Биредә татар милли агач төзелеше архитектурасына карый торган – Татарстанда гына түгел, Россиядә дә иң борынгылардан саналган агач мәчетләрнең берсе урнашкан. Бина 1742нче елда төзелгән һәм ул төбәк әһәмиятендәге һәйкәл дәрәҗәсенә ия, аның мәйданы – 130,7 кв. м.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Йосыпов, Әсән-Елга авылы мәчете имам‑хатыйбы Шамил хәзрәт Җәләлиев, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин ассызыклап үтте: «Әсән-Елга мәчете – XVIII гасырга караган гаҗәеп архитектура үрнәге, һәм ул кабаттан элекке халәтенә кайтсын өчен без барысын да эшләячәкбез». Ул бинаның тышкы ягын һәм эчке бизәлешен торгызу барышы турында җентекләп сөйләде.

Мәчетне төзекләндерү эшләре 2026нчы елның маенда башланды: бураны тулысынча сүтеп, аны яхшылап тикшерү һәм искергән элементларны алыштыру өчен Лаеш районы Сокуры авылындагы төзелеш мәйданчыгына күчерәләр. Хәзер бураны яңадан тарихи урында – Әсән-Елгада җыялар. Якын киләчәктә белгечләр эчке бизәлешне торгызу, барлык кирәкле коммуникацияләрне үткәрү һәм тирә-якны төзекләндерү эшләренә керешәчәк.

Мәчетнең архитектурасында аны чын-чынлап кабатланмас итә торган сирәк алымнар чагылыш тапкан. Бина цоколь катын (подклет) һәм ике мөстәкыйль баганага таянган ике яклы түбәле веранданы үз эченә ала – соңрак төзелгән мондый типтагы корылмаларда бу алым очрамый. Планировка шулай ук шул чорның киң таралган проектларыннан аерыла: бүлгеләр бураны өч өлешкә бүлә – төп гыйбадәт залы (гомуми мәйданның яртысы), кече зал һәм вестибюль.

Өч ярустан торган сигез кырлы манара бинаның тышкы кыяфәтендә аерым урын алып тора: ул түбәнең геометрик үзәгендә урнашкан. Манарада бер юллы текә бачкыч урын алган – ул пыяласыз эшләнгән. Көньяк фасадта төп игътибарны консоль михраб җәлеп итә, аның өстендә – өч кыеклы түбә.

Мөфти Камил хәзрәт Әсән-Елга авылы мәчетенең райондагы башка бер борынгы мәчеттән – Мәчкәрә мәчетеннән дә алданрак төзелүен билгеләп үтте: «Шунысы мөһим: республика мондый тарихи һәйкәлләрне саклауга зур игътибар бирә, һәм без аның өстендә хезмәт куючыларга, аерым алганда Иван Николаевичка, мәчетне торгызуга керткән өлешләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Бүгенге көндә төзекләндерелгән Мәчкәрә мәчетенә бик күп кунаклар килә, һәм, минем уйлавымча, Әсән-Елга авылындагы мәчет тә кызыксыну уятачак. Бу бинаның аерым кыйммәте шунда ки, мәчет күп гасырлар дәвамында халыкка хезмәт иткән».

Кунаклар авыл халкына мәчетне саклау, төзекләндерү эшләрендәге ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot