news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Асафов: Экспертлар сайлаучыларның активлыгы турында әйтә, ә мин кешеләр битараф түгел дим

Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында ТР Рәисен сайлауда оештырылган экстерриториаль сайлау участогында булган сәясәтче, РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына иҗтимагый экспертиза комиссиясе рәисенең беренче урынбасары Александр Асафов шунда алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Бу бәйрәм кәефен сезнең белән без генә түгел, ә барлык сайлаучылар, бирегә килгән кешеләр дә уртаклаша. Алар шактый күп - мин, дөресен әйткәндә, шулкадәр кеше булыр дип көтмәгән идем», – дип искәртте сәясәт белгече. Участокның барлык кагыйдәләр буенча оештырылуын, тавыш бирү сере үтәлүен, күзәтүчеләрнең үз эшләрен башкаруын әйтеп, Асафов Мәскәүдә һәм махсус хәрби операция зонасында экстерриториаль сайлау участокларын ачу тәҗрибәсе Татарстан өчен уникаль булуын билгеләп үтте.

Аның фикеренчә, тавыш бирүнең мондый форматы сайлаучылар өчен гадәти булмаса да, процесс үзе үтә күренмәле һәм аңлаешлы булу аркасында бернинди кыенлык та тудырмый. «Кешеләрдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе оештырган сайлауларга карата югары ышаныч формалашкан», - дип искәртте ул.

«Экспертлар сайлаучыларның активлыгы турында сөйли, ә мин кешеләр битараф түгел дип әйтәм: алар Татарстанның һәр гаиләсе өчен мөһим булган бу сайлауларда тавыш биреп, үз ышанычларын шул рәвешле белдерергә килгән», - дип билгеләп үтте Асафов.

Сәясәт белгече Мәскәүдә сайлауларга бөтен гаилә белән бару традициясенең сакланып калуын, шулай ук тавыш бирүдә яшьләрнең актив катнашуын аерым телгә алды.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.

Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше бар.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot