news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арзан ягулык сатып алырга уйлаган әлмәтленең үзен алдаганнар

Гаепленең шәхесе ачыкланган.

(Әлмәт, 15 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бөгелмә шәһәренең полиция бүлегенә 32 яшьлек әлмәтле мөрәҗәгать итә. Ул үзенең 93 450 сумга алданганын хәбәр итә. Бу турыда җирле басма яза.

Зыян күрүче сүзләренчә, социаль челтәрләрнең берсендә ул түбән бәядән дизель ягулыгы сатылу турында игълан күреп ала. Ир-ат күрсәтелгән телефон номеры аша шалтыратып 10 тонна дизель ягулыгына заказ бирә.

Килешү буенча, түләү Бөгелмә шәһәрендә ягулык алынганнан соң башкарылырга тиеш була. Тик “сатучы” моның өчен бер өлешен алдан түләргә кирәклеген әйтә. Әлмәтле исә бу сүзләренә ышанып, аның хисабына акча күчерә Әмма заказчы барыбер ягулыкны ала алмый, чөнки чын поставщикларга акча килмәгән була. Карак поставщикларны да, сатып алучыны да алдаган булып чыга.

Гаепленең шәхесе ачыкланган. Ул Төмән өлкәсендә яшәүче элек шундый ук җинаять өчен хөкем ителгән булган 53 яшьлек ир булып чыга.

news_right_1
news_right_2
news_bot