news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арзан даруларның бәясе артырга мөмкин

Бу хакта Хөкүмәт рәисе урынбасары Аркадий Дворковичның РФ Президенты Владимир Путинга язган хатында белдерелгән.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте фармкампанияләргә яшәү өчен кирәкле һәм 50 сум чамасы торган арзан препаратларга бәяләрне  мөстәкыйль арттыру мөмкинлеге бирә торган закон проектын эшли. Яңа система 2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш. Бу хакта Хөкүмәт рәисе урынбасары Аркадий Дворковичның РФ Президенты Владимир Путинга язган хатында белдерелгән дип хәбәр итә РБК.

Моннан тыш, Хөкүмәт андый дарулар җитештерүчеләргә субсидия бүлеп бирергә ниятли.

Nielsen компаниясе тикшеренүләре буенча 2016 елның май аенда россиялеләрнең 70 проценты соңгы 4 айда даруларның бәяләре артуын сизгән. Россиялеләрнең 49 проценты, табиб тәкъдим иткән препаратларның бәяләре артык кыйммәт булу сәбәпле, аларны сатып алудан баш тартулары турында белдергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100