news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Архитекторлар татар мәчетләре архитектурасында бернинди кануннар юк дип саный

ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары Тәбрис Яруллин, "Печән базары" фестивалендә «Заманча татар мәчете нинди булырга тиеш?" дигән темага әңгәмәдә, татар мәчетләре архитектурасының үз кануннары бармы дип кызыксынды. 

Ул үзе очлы манаралы мәчетләрне ошатуын әйтте. "Күңел шуңа тарта. Мин татар мәчетен шулай таныйм", - диде.

Татарстанның атказанган архитекторы, Кол Шәриф мәчете архитекторы Айвар Саттаров җавабында "татар мәчетләре дигәндә, бернинди канун юк" диде. 

"Мәрҗани, Әҗем мәчетен, башкаларны алсак, төрлечә ясалган, бер-берсенә охшамаган. Халык күңеле белән кабул итсә, ул татар мәчете була. Кабул итмәсә, ничек тырышсаң да, нинди кануннар булса да, татар мәчете булмый", - диде Айвар Саттаров.

Дискуссияне алып баручы, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов Нияз Халитның сүзләрен искә төшерде. "Аның фикеренчә, әгәр татар архитекторы ясаган икән, милли архитектурага санарга мөмкин", - диде.

Архитектор, "Диалог/Урбан планинг" бюросы җитәкчесе Алмаз Вәлиуллин да бу фикер белән килешүен әйтте. Элекке вакытта ясалган әйберләрне татар милли кануны итеп кабул итәргә мөмкин, дип саный. 

"Без монда үскән, шул культураны сеңдергән. Барыбер ниндидер образы, силуэты бар инде. Татар мәчетләрен аерып була. Кануннар бар да кебек, юк та кебек, ләкин төгәл булдырылган кануннар юк дип уйлыйм", - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100