Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Архитектор, туган якны өйрәнүче һәм публицист Рөстәм Вафеев вафат
Танылган Уральск архитекторы, рәссам, туган якны өйрәнүче һәм публицист Рөстәм Вафеев Санкт-Петербургта 57нче яшендә вафат булган. Бу хакта «Миллиард.Татар» телеграм-каналы хәбәр итә.
Рөстәм Вафеев 1969 елда Уральскида туган. Уральск педагогика институтының сәнгать мәктәбен һәм сәнгать-графика факультетын, И.Е.Репин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтын, ә аннары шунда ук аспирантура тәмамлаган.
Рөстәм Вафеев шәһәрне актив яклаучы, талантлы тикшеренүче һәм туган якны өйрәнүче, Уральск тарихы һәм архитектурасы турында мәгълүмат туплаучы, шәһәрнең татар бистәсен һәм Тукайның Уральскида уздырган тормыш һәм иҗат чорын саклау өчен көрәшүче буларак билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз