news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Архангельскида Татарстанның милли сәнгатенә багышланган күргәзмә ачылды

Архангельск шәһәрендә «Татарстанның милли сәнгате» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә XIX–XX гасырлардагы зәркән сәнгате, күн мозаикасы, чигү, тукучылык, керамика һәм каллиграфия үрнәкләре тәкъдим ителде.

Чарада Архангельск шәһәре думасы вице-спикеры Рим Кәлимуллин да катнашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

«Күргәзмәдә Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли галереясеннән 160 предмет тәкъдим ителә. Идел Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорына барып тоташкан борынгы уникаль сәнгать әсәрләре белән танышырга чакырам. Күргәзмә 15 июльгә кадәр эшләячәк, шулай ук «Пушкин картасы» да гамәлдә була», - дип сөйләде Рим Кәлимуллин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot