Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Архангельск өлкәсендә өч автомобиль катнашында авариядә 13 кеше һәлак булган
Архангельск өлкәсендә микроавтобус, агач ташучы һәм җиңел машина катнашында булган авариядә 13 кеше һәлак булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Архангельск өлкәсе һәм Ненец автономияле округы буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән ТАСС яза.
Юл-транспорт һәлакәте кичә кич булган. «Газель» йөртүчесе алдагы машинаны узып каршы полосага чыккан, анда агач ташучы машина белән бәрелешкән. Авариядә җиңел машинага да зыян килгән. 13 кеше, шул исәптән өч бала һәлак булган. Тагын 7 кеше зыян күргән - аларны хастаханәләргә китергәннәр. Биш зыян күрүче авыр хәлдә, тагын өчесе – бик авыр хәлдә.
Юл-транспорт һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерүдә 39 кеше һәм 15 берәмлек техника катнаша. Ике җинаять эше кузгатылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз