Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Архангельск Җәмигъ мәчетенең 120 еллыгын билгеләп үттеләр
Архангельск Җәмигъ мәчетенә 120 ел тулган. Ул Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең төбәктәге төп мәчете һәм Архангельск өлкәсенең төп мөселман үзәге булып тора. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
1902 елда Архангельск шәһәр думасы татарлары Мөхәммәт-Закир Ишемәтов һәм эшмәкәр Җиһан Фәйзуллин шәһәрдә үз акчаларына мәчет төзергә теләк белдергән. 1905 елның февралендә мөселман җәмгыяте Архангельск губерна идарәсенә мәчет төзүгә рөхсәт сорап мөрәҗәгать юллаган. Төзелеш өчен җир участогы бүлеп бирелгән. Шул ук 1905 елда мәчет салынган.
1920 елда Архангельск эшчеләр һәм крестьяннар советы мәчетне вакытлыча мөселман җәмгыятенә файдалануга тапшырган.
1926 елда Архангельскида мөселман җәмгыяте рәсми рәвештә ябылган. 1931 елда Архангельск район советының кече президиумы утырышында «мәчет бинасын Архангельск мөселман җәмгыяте файдаланудан алу һәм аны Милли азчылыклар клубына тапшыру» мәсьәләсе хәл ителгән. Соңыннан мәчет склад итеп оештырылган.
2010 елда мәчет бинасы РФ мөселманнары Диния нәзарәте составындагы «Ислам нуры» Архангельск өлкәсе дини оешмасына бушлай тапшырылган. 2012 елда Рим Кәлимуллин җитәкчелегендәге «Ислам нуры» мөселман җәмгыяте гыйбадәтханәне торгызуга керешкән. Әмма 2014 елның июлендә иске агач бина янгын вакытында тулысынча диярлек янып беткән. Шуннан соң мөселман җәмгыяте РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөселманнары башлыгы баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең актив ярдәме белән мәчетне беренчел тарихи кыяфәтенә китереп торгызган.
2018 елның 3 февралендә РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе баш мөфти шәех Равил Гайнетдин, Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов һәм Архангельск администрациясе башлыгы Игорь Годзиш катнашында тарихи мәчет тантаналы рәвештә ачылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз