news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артём Лукояновның хәлиткеч алкасы «Ак Барс»ка җиңү китерде

Артём Лукояновның хәлиткеч алкасы «Ак Барс»ка җиңү китерде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген «Ак Барс» Чиләбенең «Трактор» хоккей командасын 2:1 исәбенә җиңде. Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Беренче период голларсыз үтте.

Икенче периодың унөченче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Семён Кошелев исәпне ачты (1:0).

Өченче периодның алтынчы минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Трактор» һөҗүмчесе Максим Шабанов исәпне тигезләде (1:1). Голга китергән нәтиҗәле пасларны аңа Владимир Ткачёв белән Данил Юртайкин бирде. Владимир Ткачёв – Казан хоккей мәктәбе шәкерте, «Ак Барс» составында Гагарин Кубогына ия булган хоккейчы.

Сигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Лукоянов команданы кабат алга чыгарды (2:1). «Трактор» командасы, алканы керткәндә капкачыга комачау иттеләр дип шикләнеп, хөкемдарларның видеокабатлау карауларын сорады, тик гол чиста кергән дип исәпләнде.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Юдин – Миллер;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Радулов, Князев – Войнов;
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Журавлёв – Лямкин;
  • Галимов – Сафонов – Свечников, Адамчук.

«Трактор»

  • Фукале (Мыльников);
  • Калинин – Родуолд – Робинсон, Карпухин – Телегин;
  • Шабанов – Ткачёв – Юртайкин, Яруллин – Блажиевский;
  • Кравцов – Сошников – Бурдасов, Дронов – Николаев;
  • Жарков – Шаров – Котляревский (Рыков), Щучинов.

«Ак Барс»ның киләсе уены Уфада узачак. «Салават Юлаев» командасына каршы матч 10 февральдә 14:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100