news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артём Галимов «Ак Барс» өчен 300нче матчында Уфа капкасына бердәнбер алканы кертте

Артём Галимов «Ак Барс» өчен 300нче матчында Уфа капкасына бердәнбер алканы кертте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Уфаның «Салават Юлаев» командасына җиңелде. Уен исәбе – 2:1. Матч Уфада узды.

Беренче периодның тугызынчы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов гол кертте (0:1). Артём Галимов бүген Континенталь хоккей лигасында һәм «Ак Барс» составында 300нче уенын үткәрде.

Икенче период уртасында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Уфа командасы уенчысы Александр Хмелевски исәпне тигезләде (1:1). Унҗиденче минутта Даниил Огирчук «Салават Юлаев» командасын алга чыгарды, бу алка да «Ак Барс» азчылыгы вакытында керде (2:1).

Өченче период голларсыз узды.

Командалар составы:

«Салават Юлаев»

  • Самонов (Ежов);
  • Дроздов – Хмелевски – Шмелёв, Науменков – Мелош;
  • Сучков – Шаров – Ливо, Хафизуллин – Коледов;
  • Алалыкин – Пименов – Башкиров, Панин – Зоркин;
  • Огирчук – Ефремов – Тимкин, Цулыгин.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Юдин – Миллер;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Радулов, Журавлёв – Войнов;
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Адамчук – Лямкин;
  • Галимов – Сафонов – Свечников, Марченко.

Киләсе уенда «Ак Барс» Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы белән көч сынашачак. Матч 13 февральдә 19:30 сәгатьтә башлана. Әлеге уен «ШАЯН ТВ» телеканалы белән берлектә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100