Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбер укытучылар өчен өстәмә түләү кертелергә мөмкин
Сергей Миронов җитәкчелегендәге депутатлар төркеме Дәүләт Думасына укытучыларга артыгы белән тулган сыйныфларда эшләгән өчен өстәмә түләү билгеләү турындагы закон проектын карауга кертте. Документ тексты Дәүләт Думасының электрон базасында урнаштырылган.
Проект Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Рособрнадзор) сыйныфларга кабул ителә ала торган балалар санын чикләү хокукын бирүне күздә тота. Сыйныфтагы укучылар саны әлеге лимиттан күбрәк булган очракта педагоглар өстәмә айлык түләү алачак. Укытучыга нормадан арттырып кабул ителгән һәр укучы өчен кимендә 1000 сум түләргә тәкъдим ителә.
Әлеге чара укытучыларның югары йөкләнеше һәм психологик киеренкелеге өчен компенсация булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз