news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Артур Мөхетдинов Свердловск өлкәсе Диния нәзарәте рәисе итеп сайланган

Аның кандидатурасы РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең раславына тәкъдим ителәчәк.

Артур Мөхетдинов Свердловск өлкәсе Диния нәзарәте рәисе итеп сайланган
https://www.muslim.ru

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елның 18 ноябрендә Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөхтәсибәте) Үзәкләштерелгән дини оешмасы съезды онлайн форматта узган. Свердловск өлкәсе Диния нәзарәте рәисе итеп кабат Артур Мөхетдинов сайланган

Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча имам-мөхтәсиб Артур Мөхетдинов яңадан Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланган. Аның кандидатурасы РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең раславына тәкъдим ителәчәк.

Съездда Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзалары, Урал мөхтәсибәте составына керә торган Свердловск өлкәсе мөселманнарының район дини оешмалары вәкилләре катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot